Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Терроризм – җәмгыятькә куркыныч яный”.

     7 сентябрь көнне  укучылар белән «Терроризм – җәмгыятькә куркыныч яный» дип исемләнгән презентация карадык. Балаларга терроризмның җәмгыять һәм кешелек өчен куркыныч булуын әйтеп үттек, бик сак Һәм игътибарлы булырга кирәклеген аңлаттык. Террористлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре, расалары, диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Террорчылар тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән башкалардан аерылып торалар. Алар теләктәш итеп үз-үзләренә ышанычлары, ихтыяр көчләре булмаган кешеләрне сайлыйлар. Шуңа күрә, балаларга, яшьләргә, аеруча сизгер дә, белемле дә, игътибарлы да, физик яктан көчле дә булырга кирәклегенә басым ясадык.