Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Исәнме, мәктәп!”.

      1 сентябрь көнне Мүлмә мәктәбендә, “Исәнме, мәктәп!" исеме астында белем бәйрәме булып үтте. Ә инде беренче класс укучылары өчен ул- беренче кынгырау бәйрәме дә. 2018 елны Мүлмә мәктәбе үзенең кочагына тагын 10 кечкенә укучыны - 4 кыз һәм 6 малайны сыендырды. Без дә бәйрәм белән котлау өчен мәктәпкә килдек. Укучыларга тырышып, әйбәт билгеләргә генә укырга, ә инде укытучыларга, үзләренең авыр хезмәтләрендә сабырлык, уңышлар теләдек. Балаларны китапханәгә ешрак йөрергә чакырдык.