“Оста куллар!”
22 августтан 31 августка кадәр китапханәбездә, авылыбыз горурлыгы – “ТАТАР РАДИОСЫ” алып баручысы, “РӘВЕШЛӘР эстрада миниатюралары театры артисты Данияр Хабриевның кызы “Хабриева Камилә Данияр кызының кул эшләре” күргәзмәсен оештырдык . Зур тырышлык белән матур итеп ясалган кул эшләнмәләрен балалар гына түгел өлкәннәрдә бик яратып, сокланып карадылар. 9 яшьтә генә булса да, Камилә күп кенә конкурсларда катнашып, мактау хатлары, мактау грамоталары да алырга өлгергән инде. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез!