Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Сау бул, бакчам!”.

        30 май көнне “Чулпан” балалар бакчасында “Сау бул, бакчам!” исеме белән чыгарылыш  бәйрәме оештырылды.  Матур бәйрәмгә бакча балалары әти-әниләрен, дәү әниләрен чакырдылар.   Балалар үзләренең әзерләгән концерт программасын күрсәттеләр. Матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Без дә, бу бәйрәмдә, театральләштерелгән күренештә уйнадык.   Балаларга әзерләгән бүләкләребезне бирдек. Бәйрәм күңелле аралашу-сөйләшүләр белән чәй табыны янында төгәлләнде.