Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Китап белем чишмәсе”.

       27 май – Бөтенроссия  китапханәчеләр  көне.  Әлеге уңайдан китапханәбездә “Китап  белем  чишмәсе” дип исемләнгән күргәзмә ясалды, очрашу  оештырылды. Очрашуга озак  еллар  китапханә  өлкәсендә эшләп  лаеклы  ялга  китүчеләр, шулай ук китапханәгә  үз өлешен  керткән  кунаклар  чакырылды.  Очрашу, үткән  елларны  искә  алып, җылы, дустанә, матур  чәй  табыны  артында  үтте. Кунакларыбыз үзләреннең китапханәдә  үткән  елларын  күңелләрендә  тагын  бер  кат  яңарттылар  һәм  күтәренке  кәеф  белән өйләренә  таралыштылар.