Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Матбугат илендә кунакта”.

      19 май - Татарстанда матбугат көне. Шул уңайдан китапханәбездә, килгән газета-журналлардан "Матбугат илендә кунакта" исеме белән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә белән, көн дәвамында, теләге булган барлык кешеләр дә таныша алды һәм күргәзмәгә обзор ясалды. Әңгәмә барышында, магълүмәт  чараларыннан бар кеше дә хәбәрдар булырга, илдәге барлык үзгәрешләрне, яңалыкларны белеп барырга тиешлеге хакында эйтелде. Бу очракта кешегә бары тик газета-журналлар ярдәмгә килчәгенә басым ясалды.