Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Сез бит әле безгә бик кирәк”.

     8 май көнне Бөек Ватан Сугышы тәмамлануга 73 ел булу уңаеннан Мәдәният йорты алдында Митинг булып узды. Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп Мүлмә авыл җирлеге башлыгы Ренат Гарафиев, Район администрациясе исеменнән Данис Салахутдинов, Авыл Ветераннар Советы рәисе Зәмзәмия Фәйзиева чыгыш ясадылар. Һәйкәл каршына чәчәкләр, венок куелды. Тыл һәм хезмәт ветераннарына мәктәп укучылары катнашында монтаж программасы күрсәтелде һәм күчтәнәчләр пакеты бирелде.