“Китап – ярдэмчең синең”.
1967 елдан башлап 2 апрель көн – “Халыкара балалар китабы көне” диеп кабул ителә. Китапханәбездә бу бәйрәмне без дә 2 апрель көнне билгеләп үттек. Яңа китаплардан балаларга китап күргәзмәсе ясап куелды. Бу көнне Г.Тукай, Ш. Галиев, Р. Кобан, А.Алиш әкиятләрен кычкырып укыдык. Әкият геройларының рәсемнәрен ясадык.