Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

Балалар китабы атналыгы - “ Тылсымлы дөнья”.

    24 марттан алып  30 нчы мартка кадәр китапханәдә балалар китап атналыгы булып үтте.  Китап атналыгы балалар өчен  махсус «Тылсымлы дөнья » диеп исемләнгән китап күргәзмәсе ясаудан башланып китте. Күргәзмәдә балалар яратып өлгергән, һәм дә инде әле яңа чыккан китаплар урын алды. «Гасыр казанышы» - кечкенә класс укучыларына кызыклы китаплар уку, китапханәгә һәрдаим килеп торучы газета, журналлар һәм яңа кайткан китаплар белән таныштыру. «Яшә китап» операциясе - китапханәбездә бик куп тапкырлар үткәрелгән акция.  Яңа китаплар кайтып торсада, китапханәгә йөрүчеләр иске китапларны да онытмыйлар. Шуның нәтиҗәсендә күп кенә китаплар таушала башлый. Без китапханәбездә 30 март көнне балалар белән китапларны ремонтлау белән шөгелләндек. Тышлары булмаган китапларга яңа тышлыклар куйдык, битләре ертылган китапларны ябыштырдык һәм матур итеп урыннарына төзеп куйдык.