Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Безнең зур гаилә”.

         25 март көнне китапханәбезгә күп балалы Халиуллиннар гаиләсен  кунакка чакырдык. Роберт һәм Марина Халиуллиннар 3 бала тәрбиялиләр. Очрашуда алар үзләренең гаиләдә бала тәрбияләү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Гаиләдәге булган проблемалар хәм аларны чишу юллары турында сөйләштек. Китапханәбездә булган яңа китаплар белән таныштырдык. Балалар  белән матур әкиятләр укыдык. Күчтәнәчләр бирдек.