Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Табигатьнең матурлыгы үзебезнең кулларда».

        22 март көнне Халыкара урманнар көне кысаларында яшьләр белән тәрбия сәгате үткәрдек.  Бу  урман турында белемнәр тарату,  табигый байлыкка җаваплы караш һәм экологик культура тәрбияләү максаты белән оештырылды. Яшьләрне китапханәбездә булган, табигать һәм урманнар турындагы китаплар белән таныштырдык. Ахырдан презентация карадык.