“Минем өчен әнием...”.
Мүлмә гомүми белем бирү мәктәбе укучылары белән 6 март көнне «Минем өчен әнием...» исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлешендә 8 март бәйрәменә багышланган концерт программасы куелды. Икенче өлешендә 7 һәм 8 класс укучылары арасында ярыш формасында утте. Уеннар ике команда арасында берничә этаптан тордылар. Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләп грамоталар бирелде.