Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Солдат сәламе”.

      23 февраль- Ватанны саклаучылар  көне уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Мүлмә мәдәният йортында «Солдат сәламе»  исемле бәйрәм концерты әзерләнде. Концертның барышы  армия сафларында хезмәт иткән авылдаш  егетләребезнең хатларын укудан гыйбарәт иде. Алар бүгенге көндә биш солдат. Һәрберсе бик эчтәлекле, күңелләрне йомшартырлык итеп хатлар язганнар.  Хатлар уку җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Концертыбызга  кадерле кунаклар  итеп солдатларың әти-әниләре, туганнары чакырылган иде.