Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Гаяз Исхакый – татарның горурлыгы”.

    22 февраль көнне язучы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел уңаеннан  китапханәдә “Гаяз Исхакый – татарның горурлыгы” исеме белән  күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының әсәрләре, аның иҗаты, тормыш юлы турындагы китаплар, журналлар  урын алды. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Көн дәвамында күргәзмә белән төрле яшьтәге авыл халкы танышты.