«Афганистан кайтавазы».
15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфган иленнән чыгарылуына 29 ел тулды. Шул уңайдан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, интернационалист - сугышчылар истәлегенә яшьләр белән "Афганистан кайтавазы" дигән батырлык сәгате үткәрдек. Очрашуга авылдашыбыз, иинтернационалист-сугышчы Каримуллин Шәүкәт Мәхмүт улын чакырдык.Ул Әфган тауларында, таш кыялар арасында сугышчан дуслары белән булган хатирәләрен яңартты. Соңыннан бу мәхшәрле сугыш турында документаль фильм карадык.