Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Авыл җыены".

     14 февраль көнне Мүлмә авылында, район хакимияте Башлыгы, җаваплы оешма һәм учреждение җитәкчеләре, җирле хакимият башлыгы катнашында авыл җыены узды. Җыенда район башлыгы  Калимуллин Р.Г., район прокуроры Минакдас Шәрәпов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова, авыл җирлеге башлыгы Гарафиев Р.А. чыгыш ясадылар. Авыл кешеләрен менә бүген, хәзер нәрсә борчый? Очрашуның максаты - барлык мәсьәләләр турында халык  белән уртага салып сөйләшү.