Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Фәнис Яруллинның тууына 80 ел".

 9 февраль көнне, Мүлмә гомүми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Кичә барышында язучының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. Укучылар сәнгатьле итеп аның шигырьләрен сөйләделәр. Аның никадәр көчле рухлы язучы булуына аерым басым ясалды. Аның тормыш юлы турында документаль фильм күрсәтелде.