Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз».

    2 февраль көнне Мүлмә авылы  китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Ул Совет разведчиклары һәм партизаннарының Бөек Ватан сугышында кылган батырлыклары һәм СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «Партизану Отечественной войны» медале  раслануга 75 ел тулуга багышлап үткәрелде. Китапханәдә акция  темасына туры китереп китаплардан күргәзмә ясадык.  Күргәзмә белән төрле яшьтәге китап укучыларыбыз танышты. Акциядә Мүлмә гомүми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары катнашты.  Укучыларга 1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы, халкыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыгы, герой-пионерлар, партизаннар турында сөйләдек. Партизаннар һәм разведчиклар турында китапларны кычкырып укыдык. Соңыннан балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.