Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Куркынычсыз интернет”.

     Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан интернет челтәре  бик тә отышлы. Ә чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди куркыныч янаганын күз алдына китерүе дә кыен. Начар ният белән, төрле сылтамалар аша  кулланучының компьютерына вирус кертергә,   зур зарар салырга мөмкиннәр.  Шул уңайдан,  Россиядә  30 гыйнвардан алып  6 февральгә кадәр “Куркынычсыз интернет” атналыгы үткәрелде.  Без дә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  1 февраль көнне “Куркынычсыз интернет”  исеме астында укучылар белән файдалы әңгәмә үткәрдек, куркынычсызлык кагыйдаләре белән таныштырдык.  Укучыларга яңартылган антивирус программалары кулланырга, шик тудырган хатларны ачмаска, браузерның кисәтүен игътибарга алырга, белмәгән смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә кирәклеген аңлаттык.