Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Сталинград сугышы. Тарихи әхәмияте.”

      Еллар барган саен Бөек Ватан сугышының авыр еллары ерагая  бара. Шушы авыр елларны без һәм безнең балаларыбыз онытмасын өчен мәктәп белән берлектә, 31 гыйнвар көнне,  укучылар  өчен “Сталинград сугышы. Тарихи әхәмияте.” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрдек.  Патриотик тәрбия сәгатендә Мүлмә мәктәбенең тарих укытучысы Гараев Нияз һәм Биектау районы «Туган якны өйрәнү» музее директоры Шигабутдинов Билал Саллахович бик тирән эчтәлектәге чыгыш ясады. Сталиниград өчен сугыш һәм аның тарихи әһәмияте турында әңгәмә оештырылды. Сталинград сугышына багышланган фильм карадык. Видеофильм  аша сугышның аяусыз, рәхимсез булуын һәм халкыбыз хәтерендә мәңге җуелмаслык хәтирә булып калуына төшендек.