Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Мин яшь сайлаучы”.

    18 мартта Россия Президентын сайлаячакбыз. Агымдагы елда яңа гына үзләренең 18 яшьлекләрен билгеләп үтүчеләргә беренче тапкыр сайлауларда катнашырга туры киләчәк. Әлбәттә, бер тапкыр да сайлауда катнашмаган яшь кеше югалып калырга, бу очракта үзен ничек тотарга кирәклеген белмәскә дә мөмкин. Шуңа да 27 гыйнвар көнне  китапханәбездә  яшь сайлаучылар белән “Мин яшь сайлаучы”  дигән очрашу үтте. Очрашуда катнашучыларны сайлау системасы, үзәк сайлау, территориаль сайлау участоклары турында, сайлау участокларында ни эшләргә кирәклеге, бюллетеньнәрдә нинди графалар булуы белән таныштырдык. Сайлауларның ни өчен кирәк булуы, аларда катнашуның мөһимлеге турында, тавыш бирү ул -  илнең, республиканың тормышында актив катнашу, аның язмышына битараф булмауны күрсәтүен сөйләдек. Теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә сайлауга бара алмау проблемасы килеп туган очракта ниләр эшләргә кирәклеге мәсьәләләренә тукталдык.