"Яңа ел белән!".
28 декабрь көнне балалар бакчасында "Яңа ел бәйрәме" үткәрдек. Бәйрәмгә бакчага йөрүче балаларның әти-әниләре чакырылды. Балалар өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, яңа елга багышлап җырлар җырладылар. Аларны тәбрикләргә Кыш бабай белән Кар кызы килделәр, бүләкләр өләштеләр.