Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Шәфкатьлелек бизи кешене".

  8 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында "Шәфкатьлелек бизи кешене" исеме астында укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты: Укучыларны кешелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәләре белән таныштыру; Тормышта югалып калмаска, үз максатыңа ирешергә өйрәтү; Кешелеклелек һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.