Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

“Китапны өйгә”.

       5 декабрь көнне дөньяның рәхәтен күрми яшәп, тумыштан инвалид коляскасына беркетелгән, авылыбызда яшәүче Мубаракзянов Салихзян янына барып килдек. Ул өлкән яшьтәге әти-әнисе тәрбиясендә яши. Бертуган апалары аңар һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Салихзян тумыштан инвалид булуына карамастан, белемле, китаплар укырга бик ярата, компьютер серләрен дә белә, интернет аша дуслары белән аралаша. Салихзянга китапханәбездә булган китапларны тәкъдим иттек.