«Ак күгәрченнәр».
3 декабрь көнне, "Билгесез солдат" ны искә алу көне уңаеннан, мәктәп белән берлектә, кадет классында патриотик тәрбия сәгате үткәрелде. Яшь буынга хәрби- патриотик тәрбия бирү китапханә эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе. Ватандар рухта тәрбияләнгән балалар, ил тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яулый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итү- һәр гражданинның изге һәм мактаулы бурычы икәнлеген, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда халкыбызның тиңдәшсез батырлыкларын, Әфганистан һәм Чечняда барган сугышларны җирле материалларга бәйләп аңлатып бирү - патриотик тәрбия сәгатенең төп максаты иде.