“Мин яшәргә тудым бу җиргә”.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, 2 декабрь көнне, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашуга - аларның өйләренә бардык. Сөйләшү барышында балаларның тормышы, укулары белән кызыксындык. Алып килгән бүләкләребезне, күчтәнәчләребезне бирдек. Матур китаплар, журналлар белән танышырга китапханәбезгә чакырдык.