Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Әнкәй җирдә иң зур кеше».

    25 ноябрь көнне “Әниләр көне” уңаеннан «Әнкәй җирдә иң зур кеше» исемендә  бәйрәм концерты оештырылды. Әниләр өчен матур җырлар яңгырады, аларга багышлап матур шигырьләр сөйләнде, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.  Һәр чыгышта  әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре күренде. Соңыннан бәйрәмдә катнашучы  Әниләргә балалары чәчәкләр бүләк итте. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.