Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Сугыш урлаган балачак».

     11 ноябрь көнне Мүлмә гомүми белем бирү мәктәбендә “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Мәктәпнең кадет классы белән очрашуга, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз – сугыш чоры балалары Әрҗүдә апа Бәширова, Люция апа Сәләхова  һәм районның Ветераннар Советы рәисе Шигабутдинов Б.С. чакырылган иде. Очрашу өлкән һәм яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыту, балаларда кешелеклелек, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам хисләре тәрбияләү максатында оештырылды. Соңыннан укучылар хәбәрсез югалган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл каршына чәчәкләр куйдылар. Китапханәбездәге яңа китап-журналлар белән таныштылар.