«Татар халкының моңлы сандугачы».
1 ноябрь көнне китапханәдә «Татар халкының моңлы сандугачы» - Композитор һәм җырчы Сара Садыкованың тууына 111 ел уңаеннан китаплар күргәзмәсе ясалды. Аның иҗатын яратучылар белән очрашу оештырдык. Очрашуда Сара Садыкованың җырлары яңгырады. Аның турында язылган китап-журналлар укылды. Соңыннан Сара Садыкова иҗатына багышланган презентация карадык.