Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Шигърият бәйрәме».

   20 октябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Шигърият бәйрәме» үткәрдек. Бәйрәмгә кечкенә класс укучыларын чакырдык. Балалар арасында шигырь конкурсы оештырдык. Балалар барысыда бик теләп катнаштылар, яттан яраткан шагыйрьләренең шигырен сөйләделәр . Укучылар үзләренең тырышлыкларын шушы конкурста күрсәттеләр. Без аларның чыгышларын төрле яклап күзәттек, бәяләдек . Ахырдан конкурс җиңүчеләрен билгеләп, урыннар бирдек, грамоталар тапшырдык. Барлык балаларга да истәлекле бүләкләр бирелде.