Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне!».

  10 октябрь көнне, быел Татарстанда һәм Россиядә экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы уңаеннан, кечкенә класс укучылары белән "Табигать язмышы - безнең язмыш"  исемле экологик  әңгәмә үткәрдек. Әңгәмәгә килгән балалар табигать белән бәйле китап күргәзмәсе белән танышты, мультфильмнар карады. Шулай ук балаларның табигать буенча булган белемнәрен барладык. Табигатькә бәйле мөһим кагыйдаләрне искә төшердек. Экология елына багышланган мондый очрашулар балаларга уңай тәэсир итә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, туган үскән җиргә мәхәббәт тәрбияли.