Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Әй әбием, әбекәем , кояш кебек күңелең!».

     6 октябрь көнне “Чулпан” балалар бакчасында Өлкәннәр көненә бәйрәм оештырылды. Шушындый якты бәйрәмгә бакча балалары әбиләрен һәм бабайларын чакырдылар. Балалар бакчасының матур, ямьле бүлмәләрендә алар бик рәхәтләнеп котлауларны тыңладылар, балалар куйган концертка хозурландылар. Концерт азагында аларга балалар үзләре ясап алып килгән истәлекле открыткаларын тапшырдылар. Бәйрәм күңелле аралашу-сөйләшүләр белән чәй табыны янында төгәлләнде. Бу бәйрәм күңелдә озак саклана торган матур тәэсирләр калдырды, һәм аннан балалар да, өлкәннәр дә күтәренке күңел белән таралыштылар.