Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән!»

   5 октябрь көнне  мәктәптә «Тинләп булмый аны башка хезмәт белән»  исеме астында  укытучыларны профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, "Укытучы бөек изге исем" дигән музыкаль чара үткәрелде. Бәйрәмгә ветеран укытучылар да чакырылды.  Укучылар белән берлектә укытучыларыбызга матур концерт программасы әзерләнде. Укучылар җанга үтеп керә торган шигырьләр сөйләделәр, күңел кылларын тибрәтерлек җырлар башкардылар.