Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Белем чыганаклары»

22 ноябрьдә Мүлмә авыл китапханәсе  Сүзлекләр һәм Энциклопедияләр көне билгеләп үтте. Шушы уңайдан мәктәптә күргәзмә оештырылды. Күргәзмә киң аудиториягә исәпләнгән иде. Яшь укучылар өчен мәгълүмати сәгать үткәрелде. Аның барышында бәйрәмнең тарихы, энциклопедия һәм сүзлекләрнең күптөрлелеге турында сөйләнелде.  Чараның төп бурычы – белешмә әдәбиятыннан файдалануның гомуми культурасын арттыру.