Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Көзге бизәкләр»

Китапханә барлык оешмалар белән актив хезмәттәшлек итә. Мәктәп һәм балалар бакчасы белән бергә эшли. Балалар бакчасы һәм аның тәрбияләнүчеләре белән эшләү аеруча кызыклы һәм мавыктыргыч. 23 октябрьдә Мүлмә авыл китапханәсе балалар бакчасында кунакта булды. Балалар белән рәсем дәресе уздырылды. Дәреснең темасы: «Алтын көз». Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр төрле техника кулланып рәсемнәр ясадылар.