Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Сызгыра торган уклар»

Нурихан Фәттах Башкортстанда туган һәм танылган татар язучысы, тәрҗемәче һәм тәнкыйтьче булган. Нурихан Фәттах исеме китапханә укучыларына киң билгеле. Аның хикәяләре, очерклары, романнары төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренең игътибарын җәлеп итә. 2023 елда танылган язучыга тууына 95 ел тула. Бу юбилей датасы хөрмәтенә Мүлмә авыл китапханәсе  25 октябрь көнне китап укучылары өчен әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында юбилярның биографиясе белән таныштырды, шулай ук аның иҗаты турында видеоролик күрсәтелде.