«Халкымның гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклыйк»
18 октябрьдә Мүлмә авыл китапханәсе «Халкымның гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклыйк» дип аталган мәгълүмати сәгать уздырды. Чара барышында филиал мөдире татар халкының милли бизәнгечләре турыныда сөйләде. Ахырдан «Милли бизәкләр» дип аталган презентация күрсәтте.