Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

И туган тел, и матур тел!

26 апрельдә, бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтче Габдулла Тукайның туган көнендә Мүлмә авылы китапханәсендә  бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмнең беренче өлешендә шагыйрьнең шигырьләреннән һәм җырларыннан торган концерт куелды. Икенче өлешендә Г.Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган сораулардан торган викторина уздырылды. Шулай ук укучыларга «Без тукайлы халык» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде. Күргәзмәдә  әдипнең кече яшьтәге укучылар өчен инглиз һәм татар телләрендә әкиятләре: «Әтәч илә энҗе бөртеге», «Шүрәле» һәм башка китаплар урын алган иде. Өлкән яшьтәге укучылар өчен «Фаэтон весны», «Мәҗмугаи әсәре», «Габдулла Тукай» кебек китаплар тәкъдим ителде.