Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Галәм киңлекләрендә»

12 апрельдә Мүлмә авылы китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган чара уздырылды. Чарада Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучыларына СССРның космонавтикасы тарихы турында презентация һәм «Прогулки в космосе для начальной школы» исемле фәнни фильм күрсәтелде. Укучылар арасында иң яхшы рәсемнәрне билгеләү өчен берничә көн алдан «Космонавтика» темасына конкурс игълан ителгән иде. Чара ахырында конкурста җиңүчеләрне грамоталар белән бүләкләделәр.