Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Саулык – зур байлык»

Бөтендөнья сәламәтлек көне 7 апрельдә билгеләп үтелә. Бу үзенең иминлеген, сәламәт тәнен һәм ныклы рухын кайгыртучы һәркем өчен мөһим бәйрәм. Бөтендөнья сәламәтлек көне массакүләм чаралар, конференцияләр һәм флешмоблар белән озатыла. Шундый чараларның берсе Мүлмә авылы китапханәсендә очрашу форматында уздырылды. Очрашуның кунагы Мүлмә авылы фельшерлык – акушерлык пункты мөдире Маликова Илсөя Нурхаматовна булды. Мөдир 21 гасырда киң таралган авырулар турында лекция укыды.