Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Яшел елан»

Яшьләр арасында алкоголизм – ул мөһим һәм җитди проблема. Соңгы елларда ул яшьләр арасында бик еш очрый. Билгеле булганча, авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, шуңа күрә бүгенге көндә авыруны нәтиҗәсез дәвалаудан тыш, бу проблеманың сәбәпләрен  дә бетерергә кирәк. Шундый ысулларның берсе – зарарлы гадәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында брошюралар һәм китаплар тәкъдим итү. Югарыда язылган  темага Мүлмә авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә балалар һәм яшүсмерләр организмына алкогольнең зарарлы йогынтысы турында әдәбият тәкъдим ителде . Күргәзмәнең максаты – үсеп килүче буынны һәм яшьләрне исерткеч эчемлекләр куллануның зарары турында уйланырга һәм бу зарарлы гадәттән баш тартырга мәҗбүр итү.