«Гореф-гадәтләребез онытылмасын»
2022 нче елның 22 нче декаберендә Мүлмә авылы китапханәсендә Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре турында «Гореф-гадәтләребез онытылмасын» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Әлеге чарада кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Чара барышында татар костюмының тарихы, авылларның борынгы йолалары турында сөйләнелде. Әлеге чараның максаты – халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни йолаларны саклау.