Злой волшебник - наркотик
6 нче июнь көнне Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Злой волшебник - наркотик» исемле тәрбия сәгате уздырылды. Укучыларга уен ярдәмендә наркоманиянең зыяны турында аңлатылды. Ахырдан наркоманияга багышланган мультфильм күрсәтелде.