Бәетләр һәм мөнәҗәтләр
18 нче июнь көнне «Бәетләр һәм мөнәҗәтләр» – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, бәет һәм мөнәҗәтләргә багышланган кичә уздырылды. Кичәнең кунаклары - «Тамчы» лагере укучылары булдылар. Чара барышында Шарапова Фәния апа тальян гармунда уйнап һәм «Сак-Сок бәете»н музыкасыз гына көйләп күрсәтте. Балаларга бәет белән мөнәҗәтнең нәрсә аңлатуларын, ничек язылышларын мисаллар ярдәмендә аңлаттык һәм күрсәттек.