Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Шигъриятнең сихри юллары (Поэзии чарующие строки)»

      21 март көнне Мүлмә мәдәният йортында «Шигъриятнең сихри юллары (Поэзии чарующие строки)»  исеме астында бөтендөнья шигърият көненә багышланган акция үткәрдек.  Шул уңайдан  «Поэзия-лекарство для души » исемле китап күргәзмәсе ясалды.  Күргәзмә Биектау җирлегеннән чыккан шагыйрьләрнең иҗатына багышланды.  Кичәдә якташ шагыйрьләребезнең  күп кенә шигырьләре укылды, җырлар җырланды.

        Көннең икенче яртысында «Шигъриятнең сихри юллары» акциясе  авылыбыз кибетләрендә дәвам итте.  Кибеткә килгән авыл халкы кызыксынып укыган шигырьләребезне тынладылар, үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.