Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Минем өчен әнием"

6  март көнне, халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап, урта класс укучылары белән "Минем өчен әнием" интеллектуаль бәйгесен үткәрдек. Балалар алдан ук әзерләнеп куелган биремнәр буенча интеллектларын тикшерделәр. Беренче тур кызыклы сорауларга җавап табудан гыйбарәт иде.  Икенче тур  "Мин әнием белән..."  диеп исемләнде. Өченче турда рәсем конкурсы булып үтте. Ахырдан җиңүчеләр бүләкләнде.