Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Белем чыганаклары"

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан күргәзмәгә күзәтү уздырылды. Укучылар китапханәнең белешмә фонды, белешмә басмаларының классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Китапханәчеләр балаларны рус теленең төпле сүзлекләрен төзүчеләрнең биографиясе белән таныштырдылар, "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләрен аңлаешлы итеп аңлаттылар.