Бердәмлектә – көч
Татарстан Конституциясе көне уңаеннан интернет челтәренә язма урнаштырылды. 1992 елның маенда Татарстан Югары Советы утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. Гамәлгә керү вакыты — 1992 елның 30 ноябре.
Конституция «Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдыра» дигән преамбуладан башлана. Конституция 7 кисәк, 126 маддәдән тора.