Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Солдатта булдың мәллә"

23 февраль- Ватанны саклаучылар  көне уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Мүлмә мәдәният йортында «Солдатта булдыңмы әллә? »  исемле бәйрәм концерты әзерләнде. Концертның беренче өлеше  армия сафларында хезмәт иткән авылдаш  егетләребезнең хатларын укудан гыйбарәт иде. Алар бүгенге көндә сигез солдат. Һәрберсе бик эчтәлекле, күңелләрне йомшартырлык итеп хатлар язганнар.  Хатлар уку җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Концертыбызга  кадерле кунаклар  итеп солдатларың әти-әниләре, туганнары чакырылган иде. 

Кичәбезнең икенче яртысы күңелле скетчлар, җырлар, биюләрдән торды. Авылдашларыбыз рәхәтләнеп көлеп, җырлап, күңелләре тулганда- елап, концертны бик ошатып өйләренә таралдылар.