Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Әфганстан кайтавазы"

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү- бүгенге көндә тәрбия эшендә иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле.  

Китапханәбез дә бу эшне читтә калдырмый, һәрдаим  милли тарихыбызга, туган телебез һәм әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тойгысы, үз халкың белән горурлану хисләре, аның тарихын,  гореф – гадәтләрен , традицияләрен  өйрәтүдә зур эш алып бара.

«Әфганстан кайтавазы»- әнә шушы исем астында 16 февраль көнне Мүлмә китапханәсендә  интернационалист-сугышчы,  Әфган сугышы ветераны, күп кенә орден- медальләр, грамоталар,  мактау хатлары  иясе Каримуллин Шәүкәт Мәхмүт улы белән очрашу үткәрдек.  Очрашу алдыннан Шәүкәт Махмут улының фотосүрәтләреннән, грамоталарыннан, мактау хатларыннан, орден-медальләреннән торган күргәзмә ясап куйдык.

Килгән мәктәп укучылары белән әзерләнгән концерт номерларын караганнан соң, Шәүкәт абый  үзенең Әфган сугышы белән бәйле хатирәләрен яңартты. Үзенең дуслары, сугыш вакытындагы вакыйгалар, сугыштан кайткан көне турында сөйләп фотосүрәтләрен күрсәтте.